Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель , 15:40

Чын команда рухын күрсәттеләр

Бүген Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә каникул вакытында иң яшь спортчылар арасында футзал буенча мавыктыргыч турнир узды.

Чын команда рухын күрсәттеләр
Чын команда рухын күрсәттеләр


 

 
        Мәйданчыкка   район  мәгариф учреждениеләреннән командалар чыкты. 2015 елда туган һәм аннан кечерәк яшьләрдәге укучылар иң яхшылар исеме өчен гадел көрәштеләр. Ярышлар Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Егетләр һәм кызлар бик яхшы техника һәм җиңүгә омтылыш кына түгел, ә чын команда рухы да күрсәттеләр.
         Турнир нәтиҗәләре буенча 1нче урынга Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы лаек булды.   Имәнлекул урта мәктәбе вәкилләре 2нче,  Юмаш урта мәктәбе спортчылары 3нче урыннарны алдылар. Барлык катнашучыларга якты хис-кичерешләре, тренерларга яхшы әзерлекләре өчен рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләргә  алга таба да гел уңышлар  гына юлдаш булуын телибез.
 
Илсөяр Гайсина.

Чын команда рухын күрсәттеләр
Чын команда рухын күрсәттеләр
Чын команда рухын күрсәттеләр
Чын команда рухын күрсәттеләр
Чын команда рухын күрсәттеләр
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас