+4 °С
Болытлы
Район җыелма командасы югары әзерлек дәрәҗәсен, характерын һәм җиңүгә чын ихтыярын күрсәтте. Спортчылар мас-рестлинг буенча беренче, гер спортыннан – өченче, армрестлингтан дүртенче урыннарга лаек булды. Спортның барлык төрләре нәтиҗәләре буенча команда мактаулы икенче урынны яулады! Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче балалар һәм тренерлар Ильясов Алмаз Салават улын, Батыршин Фәргать Тәлгать улын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Сезнең белән горурланабыз!