Спорт
10 Апреля , 09:15

Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге

Районыбызның спорт төбәге дигән даны күптән инде республика күләмендә, тирә-якта билгеле. Җирлегебездә төрле дәрәҗәдәге спорт ярышлары даими оештырыла.

Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәгеЧакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге

 9 апрельдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә янә мәртәбәле зур чара үтте. Биредә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның җиденче чакырылыш депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколов призына билбау көрәше буенча Ачык турнир үтте. “Балалар спорты” федераль проектының “Русия спорты” дәүләт программасы чикләрендә оештырылган бу чарада үз җирлегебездән, Шаран, Илеш, Кушнаренко, Тәтешле, Аскын, Краснокама, Куергазы районнарыннан, Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән килгән 120дән артык яшь спортчы көч сынашты. Мәртәбәле спорт бәйгесен ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, икътисад һәм финанслар идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның җиденче чакырылыш депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколов, Башкортстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациясенең дисциплинар комиссиясе рәисе урынбасары Вадим Фәрит улы Еникеев, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, физкультура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Регина Рифат кызы Маликова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов катнашты. Яшь көрәшчеләребез бу турнирда да сынатмадылар, районның спорт данын янә дәлилләп, гомумкоманда зачетында беренче урынны яулап, җиңүче исеменә ия булдылар. Икенче урынга Илеш районы, өченче призлы урынга Тәтешле районы командасы чыкты. Төрле авырлык категорияләре буенча барган шәхси ярышларның һәркайсы нәтиҗәләре буенча да яшь райондашларыбыз бүләкләнү өчен җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде.

Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Чакмагыш – оста көрәшчеләр төбәге
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас