Спорт
20 Апреля , 11:40

Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы  

 18 апрельдә  Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәев истәлегенә миллин көрәш буенча ачык республика турниры  узды.

Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгыЧакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы
Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы  

         Анда безнең Чакмагыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе  тәрбияләнүчеләре катнашып, югары әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.  2013 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында  Артур Исмәгыйлев (25 кг. кадәр), Шамил Шәйхетдинов (27 кг. га кадәр), Кәрим Хөсәенов (45 кг.  кадәр) 1нче урын яуладылар.  Әмир Кәбиров (25 кг.   кадәр),  Ислам Шәйхетдинов (30 кг.  кадәр),  Рамазан Хөсәенов (50 кг.  кадәр) 2нче урынга лаек булдылар.  Әнвәр Бүләков (35 кг.  кадәр), Айвар Әһәлетдинов (50 кг.  кадәр) 3нче урын алдылар.  2010-2012 елларда туган малайлар  арасында  Рамил Солтанов (45 кг.  кадәр) 3нче урынга ия булды.  Ир-атлар арасында: Илнар Мохтаров (65 кг.   кадәр) 1нче,  Булат Хәбибуллин (65 кг.  кадәр) 3нче урынга чыктылар. Спортчыларны һәм аларның тренерлары Илнур Ришат улы  Зәйнетдиновны искиткеч уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, алда яңадан-яңа җиңүләр көтүен телибез.  

Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы
Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы
Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы
Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы
Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы
Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы
Чакмагыш көрәшчеләре – районыбыз горурлыгы  
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас