ИГЕНЧЕ
+8 °С
Облачно
Спорт
23 Апреля , 10:01

Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...

Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...   Һәр кешенең тормышында шәхес формалашуда төп роль уйный торган укытучы, остаз була.

Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...

Күп  чакмагышлылар өчен тренер-укытучы, бокс буенча СССРның спорт мастеры, гимнастика буенча спорт мастеры Фидрат Афзал улы Гыймаев шундый хөрмәтле кеше иде Фидрат Афзал улы Гыймаев – тренер гына түгел. Ул – Чакмагышта хоккей хәрәкәтенә нигез салучы чын педагог үрнәге. Аның тормышы спортчыларны гына түгел, шәхесләрне дә тәрбияләүгә багышланган иде. Аның сабаклары – ныклык, намус һәм ышаныч, өмет белән кәшәкәне кулына алган һәм йөрәгендә аның фәһемле киңәшләрен, сүзләрен йөреткән  һәр балада яши. Аның тормыш юлы – гади авыл егетенең тырышлык, сабырлык һәм максатка омтылучанлык аша зур нәтиҗәләргә ирешү тарихы.    Балалар иҗат үзәгендә  хөрмәтле райондашыбыз – атаклы тренер, остаз  Афзал Фидрат улы Гыймаев истәлегенә багышланган “Бозда хәтер. Йөрәктә хәтер” дип исемләнгән күркәм чара узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, хоккей буенча тренер Рөстәм Фәвис улы Шәехов, Фидрат Афзал улының кызы Эльза Кашаева, оныгы Радмила Гыймаева, педагоглар, яшь спортчылар, укучылар катнашты.  Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Тренер гына түгел, яхшы кеше дә иде...
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас