+2 °С
Облачно


Безнең Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика җыелма командасы составында илебезнең 22 төбәгеннән килгән 350 катнашучы арасында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр! Тренер Алмаз Салават улы Ильясовка һөнәри осталыгы, сабырлыгы һәм һәр спортчыга ышанычы өчен аерым рәхмәт. Нәкъ менә аның хезмәте һәм остазлыгы ярдәмендә балалар шундый югары нәтиҗәләргә ирештеләр! Диана Латыйпова (50 кг.), Арсений Асылгәрәев (50 кг) – бронза, Газыйм Йосыпов (70 кг), Диана Сәлимова (70 кг.), Азалина Хәбирова (80 кг.) – көмеш, Роберт Гомәров (105 кг.) алтын медальләргә ия булдылар. Спортчыларны һәм тренерларны искиткеч уңышлары белән котлыйбыз!