+17 °С
Болытлы


Чара бердәмлек, Ватаныбыз өчен горурлык һәм тынычлыкка омтылуның чын символына әверелде. Патриотик җырларның тантаналы авазлары астында тәрбияләнүчеләр бердәм сафка тезелделәр. Балалар кулында Русия флаглары җилфердәде, ә синхрон, энергияле бию үз илеңә мәхәббәт һәм аның тарихына хөрмәт чагылышына әверелде. Флешмоб истәлеккә бергәләшеп фотсурәткә төшү белән тәмамланды. Бу бию генә түгел, ә барысына да: “Без – тынычлык, дуслык, көчле һәм Бердәм Русия өчен! Бәйрәм белән, дуслар! Хезмәт куанычлы булсын, ә яз яхшы хәбәрләр генә алып килсен!” – дигән эчтәлектәге юллама иде.