ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Спорт
4 Мая , 09:20

“Ястребы” хоккейчыларын котлыйбыз!

Узган ялларда Яңа Чабаксар шәһәрендә узган "Татар кубогы" (“Кубок татарина”) турнирында 2014 елда туган үсмерләрне берләштерүче "Ястребы" хоккей командасы киеренке көрәш нәтиҗәсендә 3 нче урынны алды.

“Ястребы” хоккейчыларын котлыйбыз!“Ястребы” хоккейчыларын котлыйбыз!
“Ястребы” хоккейчыларын котлыйбыз!

Хоккейчыларның тренеры –  Азат Илшат улы Мәҗитов.          “Ястребы”ларның 2019 елда туган кечерәк яшьләрдән торган составы 1 майдан 3 майга кадәр Туймазы шәһәрендә узган "Девон кубогы" турнирында көмеш призер булды. Тренерлары – Арсен Альберт улы Гайсин. Ике команда да шәһәрнең иң көчле командаларыннан көндәшләре белән уйнадылар, лаеклы уен, искиткеч көчле рух һәм осталык күрсәттеләр.          Командаларны, тренерларны һәм әти-әниләрне котлыйбыз. Алга таба да тик уңышлар һәм яңа җиңүләр генә телибез!

“Ястребы” хоккейчыларын котлыйбыз!
“Ястребы” хоккейчыларын котлыйбыз!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас