

Чакмагыштагы аграр колледж стадионында муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе коллективы белән берлектә оештырган традицион катнаш эстафета аларның берсе булды. Ярышларда районның авыл биләмәләрендә яшәүчеләрне һәм мәктәп укучыларын берләштергән командалар җитезлектә, өлгерлектә көч сынашты. Аны ачып, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова: “Бу бәйрәм, нинди һөнәр ияләре һәм нинди яшьтә булуыбызга карамастан, безне барыбызны да берләштерә. Чөнки Җиңү картәтиләребезнең батырлыгы белән яуланды. Спорт исә сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ул характерны да чыныктыра, бердәмлек, дуслык тойгыларын тәрбияли. Шуңа да без бүген дә шушы традицион эстафетаны үткәреп, җиңүчеләр буынына рәхмәтле булуыбызны, бердәмлегебезне белдерәбез”, –диде. Эстафетада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Чараны ачу тантанасын район мәдәният йорты хезмәткәре Ревинер Гөбәевның музыкаль чыгышы бизәде. Йөгереш башланыр алдыннан Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәре Айсылу Марат кызы Халитова эстафетада катнашучылар белән разминка һәм физкультминут күнегүләрен үткәрде. Бәйгенең төп судьясы Айдар Мәүлет улы Камалетдинов ярыш шартларын аңлатканнан соң авыл биләмәләре вәкилләре һәм мәктәп укучылары төркемнәргә бүленеп, старт сызыгына бастылар. Эстафета җиңү чәме белән, күңелле үтте. Һәр команда әгъзалары, бар көчләрен куеп, беренчелеккә омтылды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар билгеләнде. Аларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Бөек бәйрәм алдыннан үткәрелгән бу чара буыннар бәйләнешен ныгытып, 9 май бәйрәменең илебез, җәмгыятебез өчен әһәмиятен ачык чагылдырды.