

Авыл халкы бу инициативаны зур дәрт һәм шатлык белән хуплады. Спорт бәйрәме чын мәгънәсендә матур һәм күңелле үтте. Ярышлар йомгаклары түбәндәгечә булды: 1 нче урынны җиңүгә гаять зур теләк һәм көйле уен күрсәтеп, “Җиңү” командасы яулады. 2нче урынга “Йолдыз” командасы лаек булды. Алар да үзләрен көндәшләреннән бер секундка да калышмый торган чын көрәшчеләр итеп танытты. 3нче урынны “Кавказ” командасы алды. Бу команданың үҗәтлеге һәм команда рухы да иң җылы сүзләргә лаек. Барлык катнашучылар да лаеклы бүләкләр һәм уңай хис-кичерешләр алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнирның иганәчеләре уенчылар үзләре булды. Бу – әлбәттә, чын бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге. Иске калмашлылар тагын бер кабат районда һәрвакыт спортта да, тормышта да алдынгылардан булуларын исбатладылар.