+15 °С
Облачно


Башкортстан Республикасының төбәк яшүсмерләр баскетбол лигасы кысаларында оештырылган ярышларда Чакмагыш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Безнең спортчыларыбыз югары әзерлек, җиңүгә омтылыш һәм бик яхшы команда уены күрсәттеләр. Киеренке көрәштә алар 2нче урынны яуладылар! Кызларны һәм аларның тренер-укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрованы күркәм нәтиҗәләр белән котлыйбыз. Алга таба да спортчы кызларга яңа спорт казанышлары, якты җиңүләр һәм ныклы команда рухы телибез.