ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Спорт
25 Мая , 10:48

Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады

14-18 майда Уфада VIII ачык Евразия көрәш сәнгате уеннары   узды.

Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмадыБезнең яшь көрәшчеләребез сынатмады
Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады

     Бу – Башкортстан Республикасы башкаласында 2018 елдан бирле үткәрелә торган мультиспорт чарасы. Уеннарның максаты –  көрәшнең киңүләм төрләрен популярлаштыру, Русия халыкларының һәм Евразия киңлеге илләренең милләтара дуслыгын ныгыту. Рима Баталова исемендәге Башкортстан республикасының Спорт әзерлеге үзәге Русиянең 70тән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән 5000нән артык катнашучыны кабул итте. Уеннар 20 мәйданчыкта берничә залда узды.            Әлеге зур спорт чарасында безнең районнан да яшь спортчылар Данил Әхмәтҗанов һәм Әмин Баһаветдинов лаеклы чыгыш ясады. Чакмагыш  гимназиясенең 9Г сыйныф укучысы  Данил Әхмәтҗанов   "Комбат" сугышчан көрәш буенча Евразия кубогында үз авырлык категориясендә 2нче урынны яулады. Иске Калмаш мәктәбенең 9 класс укучысы  Әмин Баһаветдинов та үз авырлык категориясендә Евразия Кубогында 2 урынны яулады. Яшь спортчыларның тренеры –  Ленар Азат улы Рәшитов.          Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да сынатмаска, зур җиңүләргә ирешүләрен телибез.

Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады
Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады
Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады
Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады
Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады
Безнең яшь көрәшчеләребез сынатмады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас