ИГЕНЧЕ
+15 °С
Облачно
Спорт
1 Июня , 09:21

Өлфәт Мостафинның якты истәлегенә багышлап

Узган ялларда Иске Бәшир авылындагы спорт мәйданчыгы күренекле якташыбыз Өлфәт Мансур улы Мостафинның якты истәлегенә багышлаган волейбол турниры узды.

Өлфәт Мостафинның якты  истәлегенә багышлапӨлфәт Мостафинның якты  истәлегенә багышлап
Өлфәт Мостафинның якты истәлегенә багышлап

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова башка дәрәҗәле кунаклар, авыл халкы катнашты.       Әйтеп үтәргә кирәк, Чакмагыш районында җитәкчеләр тарафыннан физкультура һәм спортны үстерүгә ныклы игътибар бирелә. Районыбызда  спорт мәйданчыклары, хоккей тартамалары, спорт корылмалары саны елдан-ел арта. Белүебезчә, якташыбыз Өлфәт Мансур улы спортны, волейболны, туган ягын бик ярата иде. Ул данлыклы хезмәт дәверендә спортны, бигрәк тә балалар һәм үсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар бирде.       Волейбол буенча район турнирында беренче урынны Чакмагыш электр челтәрләре хезмәткәрләре алды, икенче урынга Иске Бәшир авыл биләмәсе командасы лаек дип табылды, өченче урынга Иске Калмаш авыл биләмәсе  спортчылары чыкты. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.  Исегезгә төшерәбез, Өлфәт Мансур улы безнең арабыздан коронавирус инфекциясе китереп чыгарган өзлегүләр аркасында 2020 елның 29 октябрендә китеп барды.

Өлфәт Мостафинның якты  истәлегенә багышлап
Өлфәт Мостафинның якты  истәлегенә багышлап
Өлфәт Мостафинның якты  истәлегенә багышлап
Өлфәт Мостафинның якты истәлегенә багышлап
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас