ИГЕНЧЕ
+16 °С
Ясно
Спорт
9 Июня , 09:35

Сынауларны лаеклы үтеп

2 июньнән 7 июньгә кадәр Белорет районында «Хәвефсезлек мәктәбе» республика ярышлары узды, анда бөтен республикадан 24 команда катнашты.

Сынауларны лаеклы үтепСынауларны лаеклы үтеп
Сынауларны лаеклы үтеп

Әлеге чарада Чакмагыштан  "Маҗаралар эзләүчеләр" командасы көч сынашты. Балалар спорт ориентирлашу, янгын сүндерү эстафетасы, беренче ярдәм күрсәтү, каршылыклар полосасында, шулай ук эзләү-коткару эшләрендә бөтен белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте. Узган 7 көн бердәмлек, зур тәҗрибә һәм белем туплау, дистанцияләрдә кыенлыкларны гына түгел, үз-үзеңне  дә җиңеп чыгу мәктәбе булды. Катлаулы һава шартларында Балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенең кадетларын   берләштергән команда (җитәкчеләре Һадиев Н.З., Вәлиев Э.Р. һәм Фәрхетдинов И.) бу сынауларны лаеклы үтте. Котлыйбыз!

Сынауларны лаеклы үтеп
Сынауларны лаеклы үтеп
Сынауларны лаеклы үтеп
Сынауларны лаеклы үтеп
Сынауларны лаеклы үтеп
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас