ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
Спорт
18 Июня , 15:31

Тормыш – сәламәтлек ритмында

Бүген Гаилә белән ял итү паркында “Тормыш – сәламәтлек ритмында" дип аталган сәламәтлек көне үткәрелде.

Тормыш – сәламәтлек ритмындаТормыш – сәламәтлек ритмында
Тормыш – сәламәтлек ритмында

Ул районыбызның иң актив өлкән буын вәкилләре өчен район үзәк китапханәсе җитәкчелеге тарафыннан оештырылды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәдәният бүлеге җитәкчелеге, өлкән буын вәкилләре катнашты. Чарага Русия юристлары ассоциациясе әгъзасы Олеся Олеговна Никитина чакырылган иде. Ул өлкән апаларыбызга “Санлы хәвефсезлек” темасына эчтәлекле һәм фәһемле чыгыш ясады. Олеся Олеговна төрле юридик мәсьәләләр буенча консультация үткәрде һәм соңгы арада актуаль булган мошенниклардан саклану чаралары турында җентекләп аңлатты. Сәламәтлек көнендә шулай ук “Үзебезнекеләр өчен витаминлы чәй” акциясе уздырылды, өлкән буын вәкилләре сәламәтлек темасына викторина сорауларына җавап бирде. Ахырда көмеш волонтёр, бар гомерен спортны пропагандалауга багышлаган, күп спортчылар үстергән хөрмәтле шәхес Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова җитәкчелегендә саф һавада зарядка эшләделәр. Чара күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Тормыш – сәламәтлек ритмында
Тормыш – сәламәтлек ритмында
Тормыш – сәламәтлек ритмында
Тормыш – сәламәтлек ритмында
Тормыш – сәламәтлек ритмында
Тормыш – сәламәтлек ритмында
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас