

Яңа Балтач авылында туып-үскән дөнья күләмендә танылган спортчы якташыбызның югары казанышлары һәм җиңүләре җирлектә яшәүче һәркайсыбыз өчен генә түгел, республика һәм ил өчен дә зур горурлык. Аның призларына үткән ачык ярышларда Чакмагыш, Благовар, Дүртөйле, Ишембай, Кушнаренко районнары һәм Октябрьский шәһәреннән яшь спортчылар катнашып, үз көчләрен сынап карады. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев сәламләп, районда оештырылган алдагы бәйгеләрдә дә катнашырга чакырды һәм ярышларда уңышлар теләде. Гөлназ Эдуард кызы үз чыгышында уңыш серләре белән уртаклашты һәм инде хәтсездән туган җирендә яшь спортчылары өчен ярышлар оештырырга нияте булуы турында әйтте. “Бу спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаганда мин, зур булмаган авылда, күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз, киләчәктә Олимпия уеннары пьедесталына күтәрелә алачагымны хәтта күз алдына да китерә алмый идем. Сезне дә үзегезгә, үз мөмкинлекләрегезгә ныклы ышанып, бер нинди авырлык-киртәләрдән дә курыкмыйча, үз максатларыгызга таба кыю атларга чакырам”, – диде ул. Яшь велосипедчылар өчен дөнья күләмендә танылган спортчы белән белән күрешү-сөйләшү һәм автограф алу зур бүләк һәм горурлык булды. Ярышлар яшь категорияләре буенча бүленеп, төрле дистанцияләрдә барды, югары оешканлык белән үтте. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучы малайлар һәм кызларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова котлады. Алар медальләргә һәм Гөлназ Эдуард кызы үзе әзерләгән призларга лаек булды. Ярышларны оештырып үткәрүдә район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты, Беренчеләр хәрәкәте җитәкчеләре, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе коллективының ярдәме зур булды.