

Кызлар һәм малайлар Спортландия илендә сәламәт, көчле, кыю кешеләр яшәве турында белделәр. Бу илдә барлык балалар да физкультура белән дус, зарядка ясарга, төрле эстафеталарда катнашырга һәм уеннар уйнарга яраталар. Күңелле Спортландия иленә юл тотканда алар үзләре белән тизлек һәм кыюлык, тапкырлык һәм зирәклек сыйфатларын алдылар. Уен барышында алар «Разминка», «Спорт», «Уйна әле», «Бел әле», «Күңелле стартлар» станцияләрендә тукталдылар. “Спорт” станциясендә спортның төрле төрләре турында белемнәр буенча ярыштылар. Балалар физкультура белән шөгыльләнү вакыты дәвамында активлык, хәрәкәтчәнлек һәм осталык күрсәттеләр. Эстафеталар барышында балалар ыргыту, туп йөртү, елан кебек йөгерү күнекмәләрен ныгыттылар, командада уйнау күнекмәләрен үзләштерделәр. Ә эстафеталар арасында “Оч, минем тубым”, “Тычканнар-мәчеләр”, “Аюда урманда” хәрәкәтчән уеннары ял минутлары узды. Кызлар һәм малайлар рәхәтләнеп таганнарда атындылар һәм тауда уйнадылар. Чара күңелле, бердәм мохиттә узды. Чарада катнашучылар сорауларга җаваплар бирделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.