ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Спорт
27 Июля , 14:22

    Яшь футболчылар ярышты  

Район үзәгендәге «Кирпеч заводы» микрорайонында  балалар арасында спорт, дуслык һәм күңелле хисләр белән тулы   футбол турниры узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яшь футболчылар ярыштыЯшь футболчылар ярышты
    Яшь футболчылар ярышты  

  «Балачак унъеллыгы» проекты кысаларында район мәдәният йортының балалар белән эшләү буенча әйдәүче методисты Раушания Гафарова яланда өч команданы – «Чекаго», «Юнайтед» һәм «Заречные» командаларын җыйды. Уен азарт һәм үзара ярдәм мохитендә узды. Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1нче урын  –  «Чекаго"; 2 урын  –  "Заречные"; 3 урын –  «Юнайтед». Турнирның төп героинясы матчның иң яхшы уенчысы дип танылган бердәнбер катнашучы Р.Вәлиуллина булды. Барлык яшь спортчылар медальләр һәм уңай хис-кичерешләр алды. Чара үзара дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм балачакны яктырак итү өчен менә дигән сәбәп булды.     Илсөяр Гайсина.

Яшь футболчылар ярышты
    Яшь футболчылар ярышты  
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас