

Спорт ул – үз-үзеңне җиңү Бөтенсоюз физкультура укытучысы көне беренче тапкыр 1939 елда СССР наркоматы Советы карары белән гамәлгә куела. 1961 елдан аны августның икенче шимбәсендә билгеләп үтә башлыйлар. Совет чорында спорт чын культка әйләнә. 2009 елда яңа Русиябездә физкультура һәм спортны үстерү стратегиясе кабул ителә. 2014 елда ГТО комплексы тормышка ашырыла башлый. Безнең районда да спорт һәм физик культура аерым игътибар үзәгендә тора. Ел саен «Русиянең чаңгы юлы», «Милли кросс», «Йөрү көне» һәм башка массакүләм чаралар үткәрелә. Яш буында сәламәт яшәү рәвешен алып бару, спортка сөю тәрбияләгән тәҗрибәле физкультура укытучылары, тренерлар бар. Шундыйларның берсе – Альберт Анатольевич Каникеев. Ул Казахстанда, Караганда өлкәсенең Шахтинск шахтер шәһәрчегендә туып үскән. Мәктәптә җиңел атлетика һәм чаңгыда узышулар, шулай ук футбол һәм башка спорт төрләре белән җитди шөгыльләнә башлый. Берничә тапкыр шәһәр беренчелегендә чемпион һәм призер була, Караганда өлкәсе беренчелегендә катнаша. Аннары Мичурино авыл хуҗалыгы техникумында спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, чаңгы ярышлары һәм җиңел атлетика буенча Казахстан беренчелегендә катнаша. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, Русия Федерациясенең атказанган тренеры Александр Адольфович Книсс җитәкчелегендә чаңгыда ярышу белән шөгыльләнүен дәвам итә, шунда ук институтта футбол һәм мини-футбол белән җитди мавыга, институт командасы составында Башкортстан беренчелеге призеры исемен яулый. Институтны тәмамлагач, Йомагуҗа авылында «Башкорт сусаклагычы» комсомол төзелешендә эшли, кичләрен «Агыйдел» яшүсмерләр клубында балаларны чаңгы ярышларына җәлеп итү белән шөгыльләнә, Күгәрчен районында күп тапкырлар чемпион һәм призер була. 1995 елда Чакмагыш районына күчеп килгәч, хезмәт юлын Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер-укытучы булып башлый. Ул вакытта спорт мәктәбен Фидрат Авзал улы Гыймаев җитәкли. Аннары Башкортстан аграр-технология колледжына ( ул вакытта әле 85 нче Чакмагыш һөнәри лицее) күчә, бүгенге көнгә кадәр шунда намуслы хезмәт сала. Биредә дә Альберт Анатольевич студентларны чаңгы спортына һәм футболга җәлеп итүен дәвам итә. Аның җитәкчелегендә студентлар чаңгыда узышу, мини-футбол буенча берничә тапкыр район һәм Башкортстан Республикасы чемпионнары һәм призерлары исемен яулый. Тәҗрибәле педагог үзе дә чаңгыда ярышу һәм мини-футбол буенча Чакмагыш районы чемпионы һәм призеры исеменә күп тапкырлар лаек булды. Ул мини-футбол буенча Чакмагыш районы җыелма командасын әзерли, авыл районнары арасында Башкортстан беренчелегенең ике тапкыр бронза призеры була. Альберт Анатольевич ветераннар арасында чаңгыда ярышу буенча республика беренчелегендә районыбыз данын күп тапкырлар яклап, җиңүләр яулый. Бүгенге көндә ул студентлар белән кичке вакытта волейбол спорт залында шөгыльләнә. Гаилә хәленә килгәндә, ул тормыш иптәше Резеда Яхъя кызы белән баһадирдай ике ул үстергән. Алар 11 сыйныфка кадәр Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә хоккей белән шөгыльләнгәннәр һәм хәзер дә хоккей уйныйлар. Олы уллары Эдуард Чакмагыш районы йөзен Төнге хоккей лигасында хоккей командасы составында һәм авыл районнары арасында спартакиадада даими яклый, аларның казанышларын барысы да яхшы белә. Хәзерге вакытта оныклары да Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә хоккей белән шөгыльләнәләр. Күрүебезчә, Альберт Анатольевичны спорт гомер буе озата бара һәм, мөгаен, аның спортка булган мәхәббәте балаларына һәм оныкларына күчкәндер. “Спорт ул безне чыныктыра, көчлерәк итә, ихтыяр көче һәм характер формалаштыра. Бу – авыр хезмәт, әмма шул ук вакытта яшьлек, энергия, уңай хис-кичерешләр чыганагы. Спортны яратыгыз, яңа биеклекләрне яулагыз, спорт ул – үзеңне җиңү, ә үзеңне җиңсәң, сине беркем дә җиңәлмәячәк!” – ди Альберт Каникеев. Әйе, үз язмышын һәркем үзе яза, дип юкка гына әйтмиләр. Соңгы елларда илдә дә, республикада да, шул исәптән безнең районда да яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, спорт корылмаларының матди-техник базасын ныгыту буенча актив эш алып барыла. Без спортчыларыбызның уңышларына сөенәбез һәм горурланабыз. Мәктәп укучылары һәм яшьләр җыелма командалары республика һәм бөтенрусия ярышларында даими катнаша һәм җиңүләр яулый. Районда даими рәвештә төрле спартакиадалар үткәрелә, районның танылган кешеләре хөрмәтенә массакүләм спорт чаралары уздырыла. Спортчыларыбызның нәтиҗәләре тагын да яктырак һәм әһәмиятлерәк булыр, дип ышанабыз. Аларның җиңүләре һәм казанышлары, һичшиксез, талантлы, үҗәт, ихтыяр көче нык булган егетләрнең, аларның ата-аналарының һәм тренерларның фидакарь хезмәтләре өчен горурлык һәм рәхмәт хисе уята.