ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Спорт
7 Августа , 10:36

Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп

Ел саен август аеның икенче шимбәсе илебездә Физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. 

Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләпСпорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп

 Шул уңайдан бүген   Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә әлеге датага багышланган күркәм чара – спорт ярышлары үткәрелде. Традиция буенча   бу көнне физик культура укытучылары, физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре һәм спорт сөючеләр хөрмәтләнде. Анда мәртәбәле кунаклар –муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Русия Федерациясе Герое, хәрби очучы, Русия Федерациясе Кораллы көчләренең Һава-космик көчләре подполковнигы, махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Юрьевич Чернавин, Башкортстан Республикасының билбау көрәше Федерациясе Президенты Рөстәм Илһам улы Зыякаев, Русия Десантчылар берлеге җитәкчесе урынбасары, Башкортостан Республикасының атказанган юристы, отставкадагы өлкән юстиция киңәшчесе Салават Файзрахман улы Дәүләтов катнашты.          Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев барлык спортчыларны, тренерларны, спорт ветераннарын бәйрәм бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Командалар арасында футбол, волейбол, армрестлинг, мас-рестлинг, җиңел атлетика эстафетасы, шашка, ГТО нормативларын тапшыру һәм башка спорт төрләре буенча  ярышлар оештырылды.   Бу хакта тулырак –  киләсе санда.

Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Спорт сөючеләр бәйрәмен билгеләп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас