ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Спорт
3 Сентября , 06:31

Республика беренчелегендә көмеш медаль яулады

29 августта Кушнаренко авылында  «Русия спорты» дәүләт программасы чикләрендә  2010 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр һәм кызлар, 17-19 яшьлек яшүсмер егет-кызлар,  ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шосседа велоспорт буенча хакимият башлыгы Кубогына (индивидуаль ярыш)   Кушнаренко  муниципаль районы беренчелеге булып узды. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика беренчелегендә көмеш медаль  яуладыРеспублика беренчелегендә көмеш медаль  яулады
Республика беренчелегендә көмеш медаль яулады

Чара Русия халыклары бердәмлеге һәм Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елларына багышланды.          Безнең районнан Ясминә Йосыпова үз категориясендә (2016 елда туганнар һәм аннан кечерәкләр арасында) лаеклы II урынны алып кайтты!  Тренер-укытучы Радим Вил улы Хаҗиевка тәрбияләнүчеләргә ышанычы һәм профессиональлеге өчен зур рәхмәт. Спортчыбызны котлыйбыз! Киләчәктә яңа стартлар һәм якты җиңүләр көтәбез.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас