+14 °С
Облачно


14-16 сентябрь көннәрендә Анапада Бөтенрусия яшүсмерләр көрәш сәнгате уеннары уза. Башкортстан Республикасы җыелма командасында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Эвелина Еникеева (48 кг), Рада Ильясова(52кг) – алтын, Данил Шәрифуллин (52кг), Наил Әхмәдиев(60кг)– көмеш, Рамил Солтанов (48кг), Айвар Әһәлетдинов (52кг) бронза медальләрен яулады.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Башкортстан Республикасының җыелма командасы яулады. Икенче урында - Краснодар өлкәсе, өченче урын-Кырым.
Якташ спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын яхшы чыгышлары белән котлыйбыз! Аларның казанышлары белән горурланабыз!