ИГЕНЧЕ
+10 °С
Облачно
Спорт
26 Сентября , 13:09

Милли кросста - бердәмлек белән

Бүген, 26 сентябрьдә, илебезнең 85 төбәгендә "Милләтләр кроссы" Гомумрусия йөгерү көне үтте.

Милли кросста - бердәмлек беләнМилли кросста - бердәмлек белән
Милли кросста - бердәмлек белән

Ул Русиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы чикләрендә оештырылды. Бу күләмле спорт бәйрәменә Башкортстан һәм безнең Чакмагыш районы да актив кушылды. Район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә спортның шушы төрен үз итүче якташларыбыз төрле дистанцияләрдә үз көчләрен сынап карады. Чакмагышның "Урожай" стадионында да төрле яшьтәге райондашларыбыз җыелып, җитезлектә, чыдамлык ярышты. Аларны муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова сәламләде һәм бәйгедә  уңышлар теләде. Йөгерешләр яшь категорияләре буенча, төрле дистанцияләрдә барды. Чара ахырында җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга Мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышларны Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре оештырып үткәрде, аларга Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары һәм методистлары ярдәм итте. Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы санында укырга була.

Милли кросста - бердәмлек белән
Милли кросста - бердәмлек белән
Милли кросста - бердәмлек белән
Милли кросста - бердәмлек белән
Милли кросста - бердәмлек белән
Милли кросста - бердәмлек белән
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас