ИГЕНЧЕ
+12 °С
Облачно
Спорт
29 Сентября , 11:33

Тугызынчы сыйныф укучылары ГТО тапшырды

Бүген Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Русия спорты дәүләт программасы кысаларында Чакмагыш гимназиясенең һәм беренче урта мәктәбенең   тугызынчы сыйныф укучылары  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тугызынчы сыйныф укучылары  ГТО тапшырдыТугызынчы сыйныф укучылары  ГТО тапшырды
Тугызынчы сыйныф укучылары ГТО тапшырды

      Балалар комплексның төп дисциплиналарында үз көчләрен сынадылар: кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, биек аркылы тартылу (егетләр) һәм яткан килеш кулларны бөгү-җәю (кызлар), шулай ук басып торган килеш алга иелү һәм туп ыргыту.           

Мәйданчыкта  чын-чынлап спорт һәм ихтыяр көче мохите хокем сөрде. Катнашучылар бик яхшы физик әзерлек, команда рухы һәм яңа казанышларга омтылыш күрсәттеләр. ГТО тапшыру – ул нормативларны үтәү генә түгел, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мөһим адым, шулай ук югары уку йортларына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар алу мөмкинлеге дә.         

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлар составына чараны оештырганнары өчен, шулай ук физик культура укытучыларына балаларны әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык тугызынчы сыйныф укучыларына да аерымлык билгеләренең уңышлы раслануын телибез.

Тугызынчы сыйныф укучылары  ГТО тапшырды
Тугызынчы сыйныф укучылары  ГТО тапшырды
Тугызынчы сыйныф укучылары  ГТО тапшырды
Тугызынчы сыйныф укучылары  ГТО тапшырды
Тугызынчы сыйныф укучылары  ГТО тапшырды
Тугызынчы сыйныф укучылары ГТО тапшырды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас