ИГЕНЧЕ
+5 °С
Облачно
Спорт
8 Октября , 06:52

Бар яклап та активлар

Муниципаль   хезмәткәрләр  ГТО нормативларын  тапшырды

Добавить в предпочтительные источники Google
Бар яклап та активларБар яклап та активлар
Бар яклап та активлар

 

 

         Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре катнашлыгында “Хезмәткә һәм оборона әзер”  фестивале үтте. Анда катнашучы төрле яшьләрдәге ир-атлар һәм хатын-кызлар бердәм булып  ГТО нормативларын тапшыруда актив катнашты. Чараны  муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова  ачып, һәммәсенә дә күтәренке рух, яхшы кәеф теләде һәм барысының да әлеге нормативларны уңышлы тапшыра алуларына ышаныч белдерде.

         ГТО нормативларын тапшыручы хезмәткәрләр урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш  беләк көче ярдәмендә гәүдәне күтәрү, пневматик винтовкадан ату, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга иелү һәм башка төрләр буенча үзләрен сынадылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды, чөнки ул,  беренчедән,  физик ял булса, икенчедән, алар үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар.

 

         “Бүген без – яшьләрдән  алып өлкәнрәк яшьләргә  кадәр хезмәткәрләр – ГТО сынауларын тапшырырга җыелдык. Барлык нормативлар да үти  алырлык, башкаларны да безнең үрнәккә иярергә чакырам. Без бүген бөтен эшләребезне читкәрәк куеп,  монда килдек. Барыгызга да физик активлык һәм спортта уңышлар телим”, – диде Чакмагыш авыл биләмәсе Советының 1нче категорияле белгече Вита Рачук.

Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Бар яклап та активлар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас