+17 °С
Болытлы
Иске Үзмәш авылы халкы үз территорияләрен чистарту буенча зур эшләр башкарды. Кыска гына вакыт эчендә 60 ел элек утыртылган биек агачлардан һәм үсентеләрдән зур мәйдан чистартылды. “Хәзер биредә яңа һәм заманча фельдшер-акушерлык пункты төзелер, дип өметләнәбез”, – диләр алар. Халык бу көнне зур түземсезлек белән көтә. Авыл биләмәсе башлыгы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина үз чиратында ФАП өчен территорияне әзерләүдә катнашкан: авыл клубы хезмәткәре Ләлә Стружкова, фельдшер Гөлнара Сәбгыянова, тракторист Мират Байбулдинга олы рәхмәт җиткерде.
Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Юмаш авыл биләмәсенең “Инстаграм” челтәре сәхифәсе.