ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2021, 16:40

Радий Хәбиров Төньяк полюска экспедициягә җыена

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2022 елның җәендә Төньяк полюска экспедициягә барырга җыена. Анда “Святая Анна” корабы калдыкларын эзләячәкләр. Бу хакта ул Валериан Альбанов исемендәге полярниклар музеенда уза торган Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсенең попечительләр советы утырышында белдерде.

Мондый тәкъдим белән төбәк башлыгына Аксаков исемендәге мемориаль музей-йорт филиалы мөдире Михаил Чванов мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, Уфада туып-үскән Валериан Альбанов 1912-1914 елларда Георгий Брусиловның “Святая Анна” шхунасында поляр экспедициядә катнаша. Экспедициядә ике генә кеше исән кала. Альбанов – шуларның берсе.

1917 елда Петроградта Альбановның поход вакытында алып барган көндәлекләренә таянып язылган “На юг, к Земле Франца Иосифа!” китабы чыга. Бу китап драматизмы һәм гадилеге буенча Арктика турында иң яхшы әдәби әсәр, дип таныла.

Штурман Альбанов Вениамин Каверинның “Ике капитан” китабында штурман Климовның прототибы булып тора. 2022 елда аның 140 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: