ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 август 2021, 16:31

Өлешебез сизелерлек булды

 “Кино – сәнгатьтә иң мөһим юнәлешләрнең берсе”, – дигән бөек пролетар юлбашчысы Владимир Ильич Ленин. Бу аңлашыла да, чөнки дистәләрчә еллар дәвамында кино сәнгате агитация-пропаганда эшчәнлегендә өстенлекле юл булып сакланды, ничәмә буын ватандашларыбызда илебезгә чиксез сөю тәрбияләүдә зур ярдәм итте.

Өлешебез сизелерлек булды
Өлешебез сизелерлек булды

 

“Кино – сәнгатьтә иң мөһим юнәлешләрнең берсе”, – дигән бөек пролетар юлбашчысы Владимир Ильич Ленин. Бу аңлашыла да, чөнки дистәләрчә еллар дәвамында кино сәнгате агитация-пропаганда эшчәнлегендә өстенлекле юл булып сакланды, ничәмә буын ватандашларыбызда илебезгә чиксез сөю тәрбияләүдә зур ярдәм итте. Яшь совет республикасының тәүге елларыннан ук халыкны кино сәнгатенә күпләп җәлеп итү буенча эшчәнлек җәелдерелә. Илебезнең барлык төбәкләрендәге кешеләр яшәгән һәр пунктта хәтта күчмә кино күрсәтү агрегатлары ярдәмендә булса да халкыбызның мәдәни ялын күңелле һәм файдалы итәргә тырыштылар. Кино күрсәтү һәр авыл клубында, мәдәният йортларында, поселок шәһәрләрдәге кинотеатрларда иң заманча корылмалар ярдәмендә оештырылды, бу эшне югары биеклектә башкарган һөнәрмәннәр тарихта уелып калды. Безнең районда узган гасырның 40 нчы елларында башлангыч алган һәм алмышынчы еллар урталарында аерым тармак булып оештырылганчы кино челтәре мәдәният бүлегендә бер подразделение буларак үсешә. Аның тәүге җитәкчесе Бикбаева фамилияле ханым булганлыгы билгеле. Аннан соң бу вазыйфаны Петр Скрипко, Әхләм Шакиров, Мөстәкыйм Мөлеков, Максим Суханов башкарган. 1965 елда район кино челтәре оештырыла, аның җитәкчесе итеп Хәмит Фәйзрахман улы Гарифуллин тәгаенләнә. Һәр авылда кино күрсәтүне оештыруга ирешү өчен аңа, әлбәттә, зур көч салырга, көн-төн тырышлык күрсәтергә, әзерлекле кадрлар тупларга, заманча кино күрсәтү аппаратлары юлларга туры килә. Бу эшне артабан Рафаэль Карам улы Муллаянов, Рәзил Фәттах улы Камалов, Зөфәр Хаҗимулла улы Зиннәтуллин, Риф Халиков, Венер Әбүнәгыйм улы Шәйдуллин, Илгиз Фаил улы Ихсанов, Николай Абакумович Антонов, Айгиз Ринат улы Вилданов дәвам итте, һәркайсы районда кино сәнгатен үстерү хакына лаеклы үз өлешен кертте. 1969 елда район үзәгендә типлы проект белән ике катлы “Рассвет” кинотеатры төзелеп сафка кертелде. Биредә кино челтәре җитәкчелеге дә урнашты.

Автор:Римма Газизова- Хәйбрахманова, 1970-1986 елларда район кино челтәренең баш бухгалтеры.
Читайте нас: