ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 август 2021, 11:24

Катгый чаралар күрелү дәвам итә

Муниципаль район хакимиятендә даими эшләп килүче коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.

Катгый чаралар күрелү дәвам итә
Катгый чаралар күрелү дәвам итә

Муниципаль район хакимиятендә даими эшләп килүче коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.

Иң тәүдә районыбызда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы хәлләр, вакциналау барышы, бу чирне йоктыртудан саклану проблемалары турында район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова чыгыш ясады.

Җәмәгать урыннарында социаль дистанция саклау һәм битлек киеп йөрү режимы үтәлеше белән район эчке эшләр бүлегенең административ практика буенча инспекторы Азат Ханнанов таныштырды. Ул райондашларыбызны заман чиреннән саклау өчен катгый чаралар күрелүен һәм бу җәһәттән таләпчәнлекнең тагын да көчәйтелүен белдерде.

Артабан район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең вакциналанылуы барышы, чир йоктырудан саклану җәһәтендә күрелгән чаралар турында сөйләде.

“Бүгенге көнгә районның мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү педагоглары 100% вакциналану үтте. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре 91% вакциналаштырылган. Медицина инспекторлары да әзер, алар беренче урта мәктәптә һәм гимназиядә эшләячәк”, – дип белдерде ул.

“Заря”, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, Альбирт Фидай улы Мусин һәм җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең директоры Валерий Вадимович Соколов авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең вакциналанылуы хакында хисап тотты, бу җәһәттән күрелгән чаралар турында мәгълумат җиткерде.

Автор:
Читайте нас: