ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 август 2021, 16:05

Юлы булган авылда тормыш итү уңайлы

Рапат авыл биләмәсендә гомер итүчеләрне борчыган юлларны төзекләндерүгә бәйле күп мәсьәләләрне хәл итүдә муниципаль район хакимияте һәм җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте актив катнаша. Агымдагы елның икенче кварталында Салават урамындагы юлның 870 метр озынлыгындагы өлешенә аэропорт плиталары салынды. Урам юлының калган 1100 метр өлешенә ком-ташлы катнашма түшәлде. Моңа кадәр язгы-көзге табигать көйсезлеге чорында бу юлдан үтү водительләр өчен сынауга тиң иде.

Күптән түгел Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлеге хезмәткәрләре Рапат авылының үзәк – Ленин урамындагы юлны яңартты. Монда 1050 метр озынлыкта асфальт салынды. Әлбәттә, юлы ремонтланган урам гына түгел, авыл да күркәмләнә. Моннан тыш, әлеге юл аерым социаль әһәмияткә дә ия. Нәкъ шушы урамда мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, магазин һәм авыл хакимиятенең административ биналары урнашкан.
Рапат авыл биләмәсе хакимияте барлык авылдашлары исеменнән шушы юлны ремонтлауда ярдәм иткән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколовка һәм Марат Тәлгать улы Мусин җитәкчелегендәге Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлеге хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Рапат авыл биләмәсе хакимияте сайты.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: