ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 сентябрь 2021, 16:35

Белем иленә аяк бастылар

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау яңгырады. 1 сентябрь – Белем бәйрәме көнне укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, Белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк бастылар.

Белем иленә аяк бастылар
Белем иленә аяк бастылар

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау яңгырады. 1 сентябрь – Белем бәйрәме көнне укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, Белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк бастылар.

Чакмагыш гимназиясендә дә Белем көне уңаеннан тантаналы линейка үтте. Традиция буенча һәр мәктәпкә яңа уку елы белән котларга район җитәкчеләре һәм кунаклар килә. Гимназиянең мәртәбәле кунаклары – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм район мәгариф бүлеге методисты Хәлидә Фиргат кызы Вәлиева иде. Тантаналы чарада чыгыш ясап, Реканс Фәнил улы гимназия укучыларына һәм аның коллективына, әти-әниләргә яңа уку елында сәламәтлек, тырышлык, түземлек, яңадан-яңа уңышлар теләде.

Күркәм традиция буенча гимназиянең уку алдынгылары бүләкләнде, 11 сыйныф укучылары беренчеләрне тәбрик итеп, матур теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгелләр: 11 сыйныф укучысы Ильяс Вахитовның көчле иңнәрендә – кулына кыңгырау тоткан ап-ак тасмалы кызчык, беренче сыйныф укучысы Милена Мәкъсүтова яңа уку елы башлануын хәбәр итте, аның моңлы чыңы астында беренчеләр һәм унберенчеләр сыйныф бүлмәләренә – тынычлык дәресләренә ашыкты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: