ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 сентябрь 2021, 16:19

Шәһәр мохите тудыру максатында

Авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларының күчмә семинаркиңәшмәсе график буенча Бәшир һәм Иске Калмаш авыл биләмәләрендә дәвам итте.

Шәһәр мохите тудыру максатында
Шәһәр мохите тудыру максатында

Авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларының күчмә семинаркиңәшмәсе график буенча Бәшир һәм Иске Калмаш авыл биләмәләрендә дәвам итте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының урынбасарлары, муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чарада катнашучыларны Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов биләмә чигендә каршы алды. Ел дәвамында үзләрендә башкарылган эшләргә байкау ясап үткәннән соң ул коллегаларын биләмә үзәге буйлап сәяхәткә чакырды. Иске Бәшир авылындагы төзүтөзекләндерү җәһәтендә башкарылган хезмәтләр белән тыныштырганчы ул Яңа Бәшир авылына табан яхшылап күтәртелеп, комташ катламы эшләнелгән юлны күрсәтте. Халыкка уңайлыклар тудыру максатында башкарылган бу эшнең гомум тырышлык белән үтәлүе, әйләнә-тирәлегебездәге тормыш-көнкүрешне күпкә яхшыртуга китерүе ассызыкланылды.Семинарда катнашучылар биләмә үзәгендәге Марсель Хуҗин һәм Яшьләр урамнары арасында юлы шулай ук тәртипкә китерелгән тыкрык буйлап та үттеләр. Ә инде өр-ңа асфальт өслекле юлга ия булган Марсель Хуҗин урамыннан зур горурлык хисләре кичереп үттек.

Язманың  тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: