ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 сентябрь 2021, 14:30

Матбугат басмаларына язылу башланды

1 сентябрьдән Башкортстанда 2022 елның тәүге алты аена һәм тоташ 2022 елга вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. 

Матбугат басмаларына язылу башланды
Матбугат басмаларына язылу башланды

1 сентябрьдән Башкортстанда 2022 елның тәүге алты аена һәм тоташ 2022 елга вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. Республика, район һәм төбәкара басмаларга язылу турындагы квитанцияне төрле вариантларда һәм төрле вакытка тутырып була. Әлеге көндә “Республика Башкортостан” Нәшрият йортына караган филиалларда төбәктә популярлык белән файдаланган 145 гәзит һәм журнал, шул исәптән балалар һәм үсмерләр өчен матбагалар да милли телләрдә нәшер ителә. Яраткан басмаларга почта бүлекчәләренә барып та, онлайн шартларда да язылырга мөмкин. Нәшрият йорты үз гәзит-журналларына йорттан чыкмый гына берничә минут эчендә язылырга тәкъдим итә. Онлайн-язылу сервисыннан rbsmi.ru сайтында файдаланырга була. Моның өчен https:// rbsmi. ru/catalog/podpiska/ “Подписка” бүлегендә гәзит-журналның басма яки электрон версиясен (шәхси кабинетта алу өчен) сайларга һәм язылырга гына кирәк. Моннан тыш, басмаларны алдыручылар төрле призлар отарга да мөмкин. Бу хакта тулырак мәгълүматны гәзитебезнең алдагы санында җиткерербез

Автор:
Читайте нас: