ИГЕНЧЕ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 сентябрь 2021, 10:45

Киемнәрдә – милләт тарихы

10 сентябрь – Башкортстан Республикасы халыкларының    Милли костюмы көне

Киемнәрдә – милләт тарихы
Киемнәрдә – милләт тарихы

Бүген – 10 сентябрьдә төбәктә Башкортстан Республикасы халыкларының Милли костюмы көне билгеләнә. Республиканың Халыклар дуслыгы йорты филиаллары бу көнгә багышлап күп төрле чаралар оештырды. Һәр теләгән кеше бүгенге көнгә кадәр этник стильдәге милли киемдә төшкән үз фотосурәтен “Инстаграм” һәм “Бәйләнештә” челтәрләрендәге шәхси сәхифәсенә #ЯРАТАМ2021 хештегын кулланып урнаштыра алды. 13 сентябрьдә куелган лайклар саны буенча һәр ике челтәрдә дә берәр җиңүче билгеләнәчәк. 7 сентябрьдә Халыклар дуслыгы йорты филиалы булган Канзәфәр би исемендәге “Сарайлы” башкорт тарихи-мәдәни үзәге Благовар районы мәдәният йорты белән берлектә башкорт хатын-кызларының милли бизәүгеч өлгесе – түшелдерек (күкрәкчә) ясау буенча осталык сәгате үткәрде. Чара онлайн режимда оештырылды. Бу хактагы видеороликны Халыклар дуслыгы йортының «Ютуб» каналында да карап булды. 8 сентябрьдә Иглин районында белорус тарихи-мәдәни үзәге “Халык мәдәнияте чагылышы буларак костюм” дип исемләнгән мәгълүмати программа үткәрде. Моннан тыш, бу көнне Балтач районында ачылган мишәр тарихимәдәни үзәгендә милли костюмнар күргәзмәсе оештырылды. 9 сентябрьдә исә күрше Илеш районында төньяк-көнбатыш башкорт хатын-кызларының бизәү Киемнәрдә – милләт тарихы бизәнү әйберләрен эшләү буенча осталык сәгате үтте. Анда Халыклар дуслыгы йорты филиалы булган Муса Гә-рәев исемендәге башкорт тарихимәдәни үзәгендә өлкән яшьтәге активист хатын-кызлар җыелып, хаситә һәм дәвер дип исемләнгән бизәнү әйберләрен эшләү турындагы мәгълүматлар белән уртаклашты. 10 сентябрьдә Баймак районындагы “Темәс” башкорт тарихимәдәни үзәге этнозалында урындагы урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары башкорт халык костюмы белән якыннанрак таныша алды. Бүген монда “Башкорт халык киеме. Костюм символикасы” дигән экскурс үткәрелә. Алай гына да түгел, төбәктән читтә яшәгән ватандашлар дә бу көнне төрле чаралар оештыра. ХМАО-Югра һәм Курган өлкәләрендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре әлеге көнгә багышлап милли костюмнар флешмоблары оештыра. Бүген шулай ук “Урал аръя- гы-2021” инвестицияләр сабантуенда татар тарихи-мәдәни үзәге дә катнаша. Милли ризыклар фестивалендә Халыклар дуслыгы йорты филиалы хезмәткәрләре милли бизәлешле, костюмнар һәм татар халык ашлары да урын алган йорт ихатасын бизәп, сабантуй кунакларын каршы алды. 11 сентябрьдә Чиләбе дәүләт сәнгать музеенда традицион башкорт хатын-кызлары күлмәген кисеп тегү һәм тамбурлы чигү буенча осталык сәгате оештырылып үткәрелә. Район мәктәпләрендә бу көнгә багышланган күп төрле чаралар оештырылды, дәресләр милли киемнәрдә үткәрелде. Район мәдәният йорты сайтында флешмоб игълан ителде.

Автор:
Читайте нас: