ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 сентябрь 2021, 16:50

Бәхетне яратып башкарган һөнәрендә тапкан

Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән Фән һәм технология елына багышланган Беренче республика уку көне акциясендә районыбыз китапханәләре актив катнашты.

Бәхетне яратып башкарган һөнәрендә тапкан
Бәхетне яратып башкарган һөнәрендә тапкан

Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән Фән һәм технология елына багышланган Беренче республика уку көне акциясендә районыбыз китапханәләре актив катнашты. Әлеге чара Башкортстан Республикасында “Укы – 365” уку һәм белем фестиваль- марафонына старт бирде. Тозлыкуш авылы модельле китапханәсендә дә бу уңайдан “Укы! Фән, белем һәм иҗат дөньясын ач!” девизы астында “Китап фәнгә юл ача” дип исемләнгән мавыктыргыч дәрес оештырылды. Биология һәм химия укытучысы, “Ел укытучысы – 2018” район конкурсы призеры, укучыларның күп кенә конкурс, тикшеренү эшләре җитәкчесе Миләүшә Гыйльман кызы Арысланова белән очрашуга 9 нчы сыйныф укучылары чакырылды. Укучылар кунакның фән турында, аның химия фәнен сайлауга нәрсә этәргеч булганын сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Ә “Фиргавен еланнары” кальций глюконат һәм коры ягулык кулланып үткәргән кызыклы тәҗрибәсе укучыларның бу фәнгә карата кызыксынуын, мөгаен, тагын да арттыргандыр. Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: