ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 сентябрь 2021, 10:46

Илебез өчен мөһим сәяси вакыйга алдыннан

Русия Федерациясендә узачак сайлаулар алдыннан Чакмагыш үзәк китапханәсендә гимназиянең 9А сыйныфында укучы булачак яшь сайлаучылар өчен “Выбор должен быть за вами” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыгы үткәрелде.

Илебез өчен мөһим сәяси вакыйга алдыннан
Илебез өчен мөһим сәяси вакыйга алдыннан

Русия Федерациясендә узачак сайлаулар алдыннан Чакмагыш үзәк китапханәсендә гимназиянең 9А сыйныфында укучы булачак яшь сайлаучылар өчен “Выбор должен быть за вами” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыгы үткәрелде. Чарага муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева чакырылган иде. Ул укучыларны 2021 елда узачак сайлаулар белән таныштырды, аларны үткәрү кагыйдәләре турында сөйләде, кайсы яшьтә тавыш бирергә мөмкин булуы, дәүләтебез өчен һәр тавышның ни кадәр мөһим булуы турында аңлатты. Чарада катнашучылар белән “Мин сайлаулар турында нәрсә беләм?” дигән блиц-сораштыру үткәрелде. Яшүсмерләр сайлау хокукына һәм сайлау процессына кагылышлы сорауларга бик теләп җавап бирделәр, хокукый хәлләрне барладылар, 18 яшьләре тулганда ни өчен тавыш бирәчәкләре турында үз фикерләрен әйттеләр.

Чара ахырында хокукый мәгълүмат үзәгенең баш китапханәчесе Гөлназ Бикташева укучылар игътибарына “Ил мәнфәгатьләрен якла” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте, Русиядә сайлау процессы турында сөйләүче, сайлау хокукы тарихына багышланган китаплар һәм вакытлы басмалар, белешмәлекләр белән таныштырды.

 

 

Мәглүмат һәм фотолар чыганагы: Чакмагыш үзәк китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: