ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 сентябрь 2021, 19:40

Барлык хәвефсезлек таләпләре үтәлә

17,18,19 сентябрь көннәрендә район үзәгенең ДОСААФ бинасында урнашкан 3252нче участок сайлау комиссиясендә Уфа, Чәрмәсән, Энтузиастлар, Җиңү, Профсоюз, Р.Гәрәев, Спорт, Трактор урамының бер өлеше, Кольцевая, Магистральная, В.Николаев, Малая, Нефтяная, Беренче май, Көнчыгыш, Г.Рамазанов, Интернационал урамнарында һәм Рәсмәкәй авылында яшәүче сайлау хокукына ия булган сайлаучылар Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының артабангы ил киләчәген хәл итәчәк составын сайлый.

Барлык хәвефсезлек таләпләре үтәлә
Барлык хәвефсезлек таләпләре үтәлә

17,18,19 сентябрь көннәрендә район үзәгенең ДОСААФ бинасында урнашкан 3252нче участок сайлау комиссиясендә Уфа, Чәрмәсән, Энтузиастлар, Җиңү, Профсоюз, Р.Гәрәев, Спорт, Трактор урамының бер өлеше, Кольцевая, Магистральная, В.Николаев, Малая, Нефтяная, Беренче май, Көнчыгыш, Г.Рамазанов, Интернационал урамнарында һәм Рәсмәкәй авылында яшәүче сайлау хокукына ия булган сайлаучылар Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының артабангы ил киләчәген хәл итәчәк составын сайлый. Сайлаулар турындагы Законның барлык таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазланган участокта тавыш бирүнең тәүге көнендә үк төрле яшьтәге сайлаучылар конституцион хокукын тормышка ашырып, бюллетеньдәге партияләр һәм кандидатларны хупларга һәм шул рәвешле киләчәкне билгеләүгә үз өлешен кертергә омтыла. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары быелгы катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда Роспотребнадзор тарафыннан таләп ителгән барлык кагыйдә-нормаларны төгәл үтәп, тавыш бирү процессын кешеләр сәламәтлеге өчен хәвефсез итеп үткәрү өчен тырыша.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: