ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 сентябрь 2021, 18:35

Якты киләчәк өчен

3258нче участокта сайлау күңелле бара. Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та үзенең гражданлык бурычын үтәргә дип иртәнге сәгатьләрдә сайлау участогына килде #Выборы2021#БашВыбор#Башкортостан#Чекмагуш3258  

Якты киләчәк өчен
Якты киләчәк өчен

3258нче участокта сайлау күңелле бара. Район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та үзенең гражданлык бурычын үтәргә дип иртәнге сәгатьләрдә сайлау участогына килде
"Бу елның иң мөһим вакыйгасы – Дәүләт думасына депутатлар сайлау көне. Нинди һәм кайсы партия өчен тавыш бирүдән киләчәгебез хәл ителә. Мин районыбыз, республикабызның якты киләчәге өчен үземнең тавышымны бирдем һәм мин канәгать. Гражданлык бурычымны үтәдем", – диеп, үзенең уй-кичерешләре белән бүлеште. Бу сайлау участогында 2 кеше беренче тапкыр сайлауга килгән, 3се өйдә сайлау теләге белдереп гариза калдырган. Әлеге вакытта 500 тирәсе кеше үзенең тавышын калдырып, гражданлык бурычын үтәгән.
Сайлауга бәйрәм чаңы өстәп мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданда райондашларыбыз өчен ярминкә дә оештырылган иде. Монда җаның ни тели – барысы да бар иде: яшелчә-җимешләре, итләрнең ниндие генә юк: какланган, ысланган, әле генә суелган итләр, хәтта талдан үрелгән бишек тә бар иде. Халыкны сокландырган иң матур әйбер шушы булгандыр! "Халык өчен ярминкәләр бик кирәк, монда без аралашабыз, күрешәбез, илһамланып кайтабыз", – ди шушы матурлыкларның хуҗасы Гөлчәчәк апа.


#Выборы2021
#БашВыбор
#Башкортостан
#Чекмагуш3258

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: