ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 сентябрь 2021, 11:05

Төзүчеләр урамы матурлана

Күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы нигезендә подрядчысы җаваплылыгы чикләнгән “Бургеоинжиниринг” җәмгыяте булган оешма эшчеләре Төзүчеләр урамында дүрт йортның фасадларын җылыту һәм ремонтлау эшләрен алып баралар. Безне бу эш тәртибе белән участок җитәкчесе З.Р.Латыйпов таныштырды.

Төзүчеләр урамы матурлана
Төзүчеләр урамы матурлана

Күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы нигезендә подрядчысы җаваплылыгы чикләнгән “Бургеоинжиниринг” җәмгыяте булган оешма эшчеләре Төзүчеләр урамында дүрт йортның фасадларын җылыту һәм ремонтлау эшләрен алып баралар. Безне бу эш тәртибе белән участок җитәкчесе З.Р.Латыйпов таныштырды. Бригадада 12 эшче мәшгуль. Ремонт 30 августтан башланган, исәпләүләр буенча, тагын 1 айлык эш калган. “ 4 йортның фасадына капиталь ремонт ясыйбыз. Иң беренче катлам итеп стеналарга минераль вата плиталары ябыштырыла. Икенче катлам – штукатуркалау, артабан ул грунтлана”, – диде ул әңгәмәбез барышында. Фасадны махсус материал белән буяу йортка аеруча бер үзенчәлек өсти. Артабан тәрәзә төпләрен тәртипкә китерәләр, газүткәргечләрне буяп чыгалар һәм калган вак-төяген башкарачаклар.

Һава торышы нинди генә булуга карамастан, ремонтчылар эштә тоткарлыклар булдырмый. Төзелеш материаллары да җитәрлек һәм ул үз вакытында кайтарылып тора.

Район үзәге төзекләнә, матурлана бара. Тудырылган матурлыкны саклап яшәү – барыбызның да бурычы.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: