ИГЕНЧЕ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2021, 11:35

Олы буын кешеләре турында хәстәрлек

Илебезнең бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календарендә якты, матур бәйрәмнәр күп. Алтын көз көнендә билгеләнгән Өлкәннәр көне – җылы хисләргә, ихтирам һәм хөрмәткә бай шундый күркәм көннәрнең берсе.

Олы буын кешеләре турында хәстәрлек
Олы буын кешеләре турында хәстәрлек

Илебезнең бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календарендә якты, матур бәйрәмнәр күп. Алтын көз көнендә билгеләнгән Өлкәннәр көне – җылы хисләргә, ихтирам һәм хөрмәткә бай шундый күркәм көннәрнең берсе. Гасырлар дәвамында барлык өлкән яшьтәге кешеләргә кадерхөрмәт тойгылары сакланып килгән һәм буыннан-буынга тапшырыла барган, гаилә кыйммәтләре барлык байлыклардан өстен булган җәмгыятебездә 1 октябрь көне – барлык буын вәкилләре дә дулкынланып көтеп алган көн булуын инкарь итүчеләр булмас, мөгаен. Өлкән буын вәкилләре турында хәстәрлек күрү – ил җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Аларның тормышкөнкүрешен яхшырту максатында күп санлы кануннар кабул ителә, алар нигезендә социаль түләүләр һәм дәүләт ярдәме билгеләнә. Ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге апа-абыйларны курчалау өчен махсус социаль хезмәтләр эшли. Районыбызның “Изгелек территориясе” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге хезмәткәрләре Чакмагышта һәм авыл биләмәләрендә гомер итүче алты йөздән артык өлкән яшьтәге якташларыбызның йорт-ихаталарына барып, аларның тормыш-көнкүрешен алып барырга ярдәм итә. Яңа Ихсан авылындагы өлкәннәрнең көтеп алган ярдәмчесе Индира Әүхәт кызы Насыйбуллина бу җаваплы хезмәтне алтынчы ел башкара. Үзе дә шушы авылда туып үскән кыз, туган авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлап, Уфада күңеленә якын булган тегүче һөнәрен үзләштергәч, бәхетне читтән эзләми, туган авылына кайта. Тәүдә мәктәптә эшли, аннан клубта хезмәт сала. Заман җилләре шаукымы белән һөнәре буенча гына эшләргә туры килмәсә дә, һәр тотынган хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара ул. “Изгелек территориясе” үзәге җитәкчеләре дә аны иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе дип мактап, хөрмәт белән телгә алдылар. Әлеге көндә Индира Әүхәт кызының тәрбиясендә төрле яшьтәге 19 кеше бар. Әңгәмәбез барышында озакламый аларның саны янә артачагы турында да әйтте ул. Аның хәстәрлегендә булган авылдашларының иң өлкәне Хәдичә апа Батыровага 93 яшь тулган. Ул ярдәм күрсәткән апа-абыйларның башкалары да җитмеш яшьтән өлкәнрәкләр. Хезмәте турындагы безнең сорауларыбызга җавап биреп, ул тыйнак кына болай дип сөйләде: “Шушы авылда туып-үскәч, Олы буын кешеләре турында хәстәрлек якташларымны кече яшьтән үк танып-белгәч, эшләп китү бик авыр булды, дип әйтә алмыйм. Һәр хезмәттәге кебек, кешеләр белән эшләүнең дә үзенчәлекләре бар инде, әлбәттә. Гади өй җыештыру, бакчадагы эшләрне башкару, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, магазиннан товарлар алып кайтып бирү кебек көндәлек хезмәтләрдә ярдәм итүдән тыш һәркайсы белән уртак тел таба белергә, ышаныч ихтирамнарын да яулый алырга да кирәк социаль хезмәткәргә. Шөкер, тәрбияләнүчеләремнең барысы белән дә бик яхшы аралашабыз – алар минем килгәнемне көтеп алалар, отпускта булган чакларымда юксынып-сагынып торалар, кочаклап та алалар хәтта. Балаларына кунакка яки дәваланырга барганда, гомумән, йортларыннан озакка китәргә туры килгәндә дөньяларын карап-тәрбияләп торуны үтенүләрен дә миңа булган ышаныч билгесе, дип кабул итәм. Миңа да алар һәркайсы үз өлкән туганнарым кебек якын. Барысы да үзенчәлекле язмышлы, күбесе — сугыш чорының авырлыкларын үткән, тормышларында күп авырлыклар кичергән кешеләр. Алдан исемләп үткән Хәдичә апа, мәсәлән, бик күп яшьләргә үрнәк булырлык өлкәннәрнең берсе. Үзе дә ятим үскән авылдашымны тормыш артабан да иркәләп кенә тормаган – ялгыз калып, алты баланы үзе үстергән, тәрбия биргән, колхозда да төрле эшләр башкарган, аннан медпунктта хезмәт салган. Гомумән, минем хәстәрлектә булган һәр авылдашым – зур тормыш тәҗрибәсенә ия, нинди генә хәл килеп туса да, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә алырдай, ихлас күңелле кешеләр. Мәсәлән, Миңненур апа Фәйзуллина – бик оста бакчачы. Елның-елында яшелчә-җимешләрдән мул уңыш ала, чәчкә-гөлләрне дә яратып үстерә ул. Аңа бу эшендә балалары да ярдәм итә. Авылдашлар белән дә үсентеләрне үстерү һәм уңыш алу серләре белән бик теләп уртаклаша, төрле мәсьәләләр буенча киңәшләшеп, рәхәтләнеп сөйләшеп тә алабыз. Кул эшләренә дә бик оста ул. Фая апа Заһидуллинаның эшләре – чигү өлгеләре дә күз явын алырлык матур. Аларның һәркайсы чын картиналар кебек кыса-рамкаларга кертелеп куелган, тәртип белән саклана. Фая апаның күп кенә эшләре төрле күргәзмәләргә дә куелды, мәдәни чаралар үткәргәндә кулланылды. Гомумән, башкарган хезмәтем, туган авылымда якташларыма ярдәм итеп, кешеләргә изгелекләр кылып яши алуым белән бәхетлемен, дип шөкер итәм. Үзем тәрбияләгән апа-абыйларны һәм авылыбызда, районда яшәүче барлык өлкәннәрне матур бәйрәм белән котлыйм. Аларга иң мөһиме – ныклы сәламәтлек, балалары-оныкларының шатлыкларын гына күреп, озак яшәүләрен һәм кадер-хөрмәттә бәхетле картлык кичерүләрен телим”, – дип әңгәмәбезне тәмамлады Индира Әүхәт кызы. Аның сүзләренә кушылып, без дә барлык өлкән яшьтәге райондашларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткереп, ил-йортларыбызга тынычлык-иминлек, күңелләргә шом салган коронавирус пандемиясенең тизрәк үтүен телибез һәм бу катлаулы шартларда барлык санитар-гигиеник таләпләрне үтәп, мөмкин кадәр үзләрен сакларга тырышуларын телибез.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: