ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2021, 11:51

Ышанычлы адымнар белән

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә дә көзге басу эшләрен тизрәк тәмамлау хакына зур тырышлык салына. Уңышы җыеп алынган басуларның зур күпчелегендә туфрак эш кәртелеп беткән дә инде.

Ышанычлы адымнар белән
Ышанычлы адымнар белән

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә дә көзге басу эшләрен тизрәк тәмамлау хакына зур тырышлык салына. Уңышы җыеп алынган басуларның зур күпчелегендә туфрак эш кәртелеп беткән дә инде. Бу көннәр дә шикәр чөгендерен казып алып бетерү өчен күп көч салына, көн багыш суктырырга да менәменә то тынырга ниятлиләр – беркадәр дымлырак булуы гына эшне тоткарлап тора. Татлы тамырны юлдашлылар быел 150 гектарда үстергән. Вегетация чорында берара яңгырлар явып алу бу культураның ярыйсы гына үсүенә булышлык иткән. Безнең эшче төркем булган көнгә 130 гектардан ул тулысынча җыеп алынып беткән иде инде, тулаем алганда 4700 тонна казып алып, Раевка шикәр заводына 3450 тонна яхшы сыйфатлы чимал озатырга да өлгер гәннәр. Уңыш ярыйсы гына яхшы – һәр гектардан 361,5әр центнер тәшкил итә. Татлы тамырны крәстиәнфермер хуҗалыгы башлыгы Фәнзил Хәмә диевның “Холмер” комбайны казып алып бирә. Куәтле заман техникасын алмашлап Радим Хәмәдиев белән Алик Макулов хезмәтләндерә. Бун керы тулып, аны өемгә бушаткан мәленнән файдаланып, Алик Макуловны фоторәсемгә төшереп алырга өлгердек. Басу читендәге өемнәр тиз арада кими бара: чималны һәр көнне өчәр дистәгә якын машина эшкәртү предприятиесенә ташып өлгертеп тора. Җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ранис Рәис улы Хәмәт диновның канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. –Техника сынатмаса, якын көннәр эчендә без татлы тамыр уңышын җыеп озатып бетерәчәкбез, – ди ул. Ә техниканың сыната торган нардан түгеллеге күзгә бәрелеп тора. Альберт Дәүләтов хезмәтлән дергән чит ил маркалы төягеч бер минутта тик тормый, диярлек: чималны төяп алып китәргә автомашиналар агымы бер караңгыдан икен чесенә кадәр өзелми. Басудан кайтыр якка кузгалганда Көсәкәйдәге ындыр табагында төзелеше тәмамланып килүче аш лык саклау складына сокланып үттек. Аны хуҗалык исәбе нигезен дә җәмгыять эшчеләре үзләре төзи икән. Артабан каралтыкуралар түбәләрен ремонтлау һәм яңартып ябу эшләренә тотынырга исәпләре. Авылга керү юлына да комташ ташып, аны яхшылап тигезләп бете реп баралар. Урам юллары да яхшырган, күп урыннарда коймалар яңартылуы күзгә бәрелеп тора. Ә төзелеш барган җирнең киләчәге дә яхшы булачагы күптәннән сыналган хакыйкать булуы һәркемгә мәгълүм. Гомумән, юлдашлылар ышанычлы адымнар белән алга омтылалар. Аларга һәр башлангычларында уңышлар юлдаш булуын телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: