ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 октябрь 2021, 10:55

Милли традицияләр саклана һәм үстерелә

Район башкортлары корылтаеның чираттагы утырышы үтте

Милли традицияләр саклана һәм үстерелә
Милли традицияләр саклана һәм үстерелә

Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында район башкортлары корылтаеның чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш районы башкортлары башкарма комитеты әгъзалары, авыл биләмәләре башлыклары һәм активистлары катнашты. Утырышны район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Фәнис Фидан улы Әмирханов ачты һәм алып барды.

Утырышның көн тәртибенә берничә, мөһим мәсьәлә чыгарылган иде. Дувәнәй ыруы Советы рәисе Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова районыбызда Дувәнәй ыруы вәкилләре корылтаен (съездын) үткәрү турында чыгыш ясады. Ул районыбызда яшәгән әлеге ыру вәкилләре, күренекле шәхесләре турында сөйләде, төбәкнең мәдәни һәм рухи үсешенә тукталды.

– Дуванәй ыруына караган авылларда яшәүче якташларыбыз арасында төрле елларда илебез тарихында якты эз калдырган, киң билгеле шәхесләр күп. Алар арасында каһарман батырлар да, хезмәт батырлары да, төрле тармакларда үзләренең данлы эшләре белән билгеле якташларыбыз җитәрлек. Бүгенге көндә дә Чакмагыш җирендә Дувәнәй ыруының тарихи территориясендә үткән буын кешеләренең данлы, игелекле йолалары саклана. “Саумысыз, авылдашлар!”, “Шәжәрә бәйрәме”, “Урам бәйрәме”, “Сабантуй” милли бәйрәмнәре оештырылып тора. Без Дуванәй ыруы кешеләре булуыбыз белән горурланабыз, – диде ул.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: