ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 декабрь 2021, 16:14

Район гәзите – минем тормышымда

“Игенче”гә – 90 ел

Район гәзите – минем тормышымда
Район гәзите – минем тормышымда

Миңа “Игенче” гәзите редакциясендә әдәби хезмәткәр булып 1980-85нче елларда эшләү бәхете тиде. БДУның филология факультеты студенты (IV курстан соң) буларак, җәйге каникул көннәрендә тәүге чирканчыкны биредә алган идем. Гәзит төгәллекне ярата Редакциянең Кооператив урамында урнашкан иске агач бинасында Әгъдәл абый Низаев, Зәйнулла абый Вәлиев белән бер бүлмәдә эшләргә туры килде. Икесе дә тәҗрибәле журналистлар, язган мәкаләләрен өстәмәләр белән телефон аша да тулыландыралар иде. Эш бүлмәсендә бер телефон гына: ниндидер мәгълүмат алырга теләсәң, аның бушаганын көтәргә туры килә. Шулай бервакыт мөхәррир Хәйдәр абый Басыйров хәбәрче Гөлсем Әхмәтшинаның хатын эшкәртергә бирде. Өлкән хәбәрчебез гадәттә мәкалә язганда героеның туган елы, нәсел-нәсәбәсеннән башлый иде. Фактларны тулыландыру, мәкалә итеп җиткерү – журналист җаваплылыгында. Мин дә хатны игътибар белән укыдым да, эшкә керештем. Сүз өлкән яшьтәге Сәкинә әби һәм аның гомер юлдашы турында бара. Бик мактаган аларны автор, язмасының ахырында: “Бәхетле картлык кичерәләр”, – дип тә өстәгән. Мин дә мәкаләне эшкәртеп, “Бу матур пар балаларының йөрәк җылысын тоеп, матур гомер итә”, – дип яздым. Гәзит басылып чыккач та телефоннан хәбәр булган, күрәсең. Хәйдәр абый, мине чакырып алды да: “Розалия, әбинең бабае үлгән булган бит! Тикшереп язарга кирәк иде”, – дип тыныч кына әйтеп куйды. Минем өчен ул нык тиргәүдән дә хәтәр булды! Тәүгә тормыш мәктәбен шулай үттем. Бу сабак миңа гомерлеккә җитәрлек булды. Икенче очрак та кызыклы булды. Хәбәрчебез Рифат Газетдиновның мәкаләсенә кагылышлы иде. «Берәү, күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, тиешсез урынга чүп түгүен дәвам итә”, – дип язган. Мин исә бу кешене: “Каты колаклы булып чыкты, ягъни кешеләр фикеренә колак салмаучы”, – дип яздым. Ә ул кешенең физик кимчелеге бар – каты колаклы икән. Димәк, ул кеше саңгырау да булган. Мәкаләләрдә чагыштыруларны да дөрес куллана белергә кирәк шул. Яңа бинага күчкәч Ниһаять, яллар күрми эшләгән төзелеш тә тәмамланды. Мәһабәт редакция һәм типография бинасы калкып чыкты. Күчендек бер көнне. Хөррият! Һәркем аерым бүлмәдә иҗат итә. Ул чорда бергә эшләгән Рәзифә, Рәшит, Зирена, Рифир, Әгъдәл, Зәйнулла апа-абыйлар, Фидәлия Яруллина дәртләнеп иҗат дөньясына чумдык. Без язабыз да бит, типография генә эшне тоткарлый: линотип аппараты бик еш ватыла, аны ремонтларга Бакалыдан Вениамин Епейкинның килеп җитүен, җитешсезлекне бетереп, техниканы эшкә кушканын көтеп, таңга кадәр калган вакытлар була иде. Люба, Лида, Дамиралар белән таң сызылганда гына эштән кайткан чаклар булды. Ә бит башкаларның гаиләләре, балалары да бар иде. Алар да зарланмыйча, шулай тиеш, дип эшли иде. Район көзгесе булган гәзитебез укучыга вакытында барып җитсен, дип һәркем тырышты. Линотипта төзексезлек булса, хәрефләрне кулдан җыярга тотына иде типография кызлары. Лилия, Зәкия, Рәгинә, соңрак Заһира, Венера, Рималарның кулларына күз иярми иде. Өмәләр гөрләп үтте Һәр шимбә диярлек төзелештә, тирә-якны чистарту буенча экологик өмәләрдә катнаша идек. Ә җәйге өмәләр! Яфраказык, имән, каен, кычытканнан себеркеләр әзерләү эшендә коллектив бердәм катнаша иде. Яңа Балакта, Николаевкада да булдык, бирелгән планны ничек тә үтәргә кирәк бит! Җыелган масса аз булганда Фидәис, Фидуслар төялгән йөкнең астында үлчәнәләр дә иде кайчак. Бу гына, әлбәттә, центнерларны арттыра алмый инде. Ә дүшәмбе көнгә кайсы учреждение күпме эш башкарганы белешмәләрдә процент белән килә иде.

 

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Розалия Закирова - Нәбиуллина, хезмәт ветераны.
Читайте нас: