ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2021, 14:05

Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк

Юмаш мәдәният йортында туган як тарихы турындагы китапларның исем туе үтте

Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк
Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк

 “Тарихын белмәгән халыкныңкиләчәге юк”, – диелә бик акыллы халык гыйбарәсендә. Бу җәһәттән республикада, шул исәптән районыбызда да тарихыбызга байкау ясап, үткәннәребезне күзалларга, нәсел җепләребезне барларга ярдәм итүче бик күп чаралар оештырыла. Төбәгебез тарихын барлау, аны бөтен халыкка җитәрлек һәм киләчәк буыннарга мираска калдырырлык мәгълүматлар чыганагы итеп туплап, китаплар бастыру күркәм гамәл булып тора. Күптән түгел әтиле-уллы Хәйдәр Фәйзрахман улы белән Айдар Хәйдәр улы Басыйровлар төзегән өч томлы “Юмашевская сторона” белешмәлек-энциклопедиясенең, тарихны өйрәнүчеләр Раил Хатыйп улы Мусин белән Светлана Валериевна Никитинаның Юмаш, Яңа Семенкино һәм Макаровка авыллары тарихы, Григорий Андреевич Андреевның “Юмаш авылы тарихы” исемле китапларының исем туен үткәрү моның ачык чагылышы булды. Юмаш мәдәният йорты фойесында ук килгән кунакларны традицион икмәк-тоз, милли киемнәрдә сәламләү белән каршы алдылар. Бу күркәм чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы вәкаләтләрен башкаручы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина, туган як тарихын өйрәнүче Раил Хатыйп улы Мусин белән Снежана Валериевна Никитина һәм башкалар катнашты. Әдәби-музыкаль кичәне Юмаш модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Альбина Анатолиевна Сайдякова белән Юмаш урта мәктәбенең тарих укытучысы Венера Валериевна Дүсәева алып барды. Иң тәүдә җыелучыларны биләмә башлыгы вазыйфасын башкаручы Илсөяр Гарифуллина сәламләде. Ул бүгенге кебек чараларның мөһимлеген ассызыклады, тарихны мәңгеләштерү хакына зур көч һәм тырышлык салган китаплар авторларына, аларны әзерләүдә катнашучыларга, китапларны бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Вадим Васильевич Соколовка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, Юмаш мәдәният йортында туган як тарихы турындагы китапларның исем туе үтте һәммәсенә дә уңышлы эшчәнлек, бәхет теләде. Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үзенең чыгышында туган як тарихын мәңгеләштерү хакына зур эшләр башкарган шәхесләргә хөрмәт-ихтирам хисләрен җиткерде. Мондый кичәләрнең яшь буынны ватанпәрвәрлек хисендә тәрбияләү өчен мөһим булуын ассызыклады, киләчәктә дә туган як тарихына кызыксыну белдерүчеләргә уңышлар теләде. Китаплар эчтәлеген тасвирлау һәм аларны төзүче авторлар турында әңгәмәгә күчкәнче Юмаш авылындагы Христос Раштуасы хөрмәтенә булдырылган храм протоиерее Евгений Ионов изге фатиха сүзләрен җиткерде. Ул да тарихны өйрәнүнең мөһимлеген раслады, бу юнәлештә эшләүчеләрнең изге эш башкаруларын дәлилләде. Әтиле-уллы Хәйдәр Фәйзрахман улы белән Айдар Хәйдәр улы Басыйровларның урыннарда яшәүче энтузиастлар һәм авыллар халкы белән бергә туплап төзегән өч томлы “Юмашевская сторона” белешмәлек-энциклопедиясенең барлыкка килүен үзләре дә шушы изге гамәлне башкаруда зур тырышлык салган хөрмәтле хезмәт ветераннары Галина Ивановна Латыйпова белән Лена Николаевна Захарова үтә мавыктырлык итеп тасвирлап бирде. Алар мәрхүм Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйровның авылларда еш булуын, һәр гаиләдә сакланган ядкарьләрне тәфсилләп язып алуын, тарихи фоторәсемнәр, документларның күчермәләрен туплау, һәр мәгълүматны җентекләп аныклау хакына олы тырышлык салуын кабат-кабат искә алдылар. Кичәдә аның улы – тарихи-крайны өйрәнү музее директоры Айдар Хәйдәр улы Басыйров катнаша алмаса да, аның турында да тик яхшы сүзләр генә яңгырады.

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

 

Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк
Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк
Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк
Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк
Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк
Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: