ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 декабрь 2021, 14:30

Яңа ел шәһәрчеге төзелде

Яңа ел – иң серле, могҗизалы һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтеп ала. Әкияттәй боз шәһәрчекләре, кар таулары һәм бизәлгән чыршылар да шуның бер өлеше булып тора. Һава шартлары бик үк уңай гына тормаса да, район үзәгендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре кайный. Хезмәткәрләр тырышлыгы белән сихри бәйрәм кәефе, шатлык хисләре бүләк итүче могҗизалы шәһәрчекләр булдырыла.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мәйданында Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан Яңа ел бәйрәмен күңелле итеп үткәрү һәм спортның кышкы төрләрен сөючеләр өчен шартлар тудырыла. Биредә авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Ирек улы Сәлахов җитәкчелегендә эшләүче Рәлиф Гәрәев, Альберт Вәлиев, Айнур Кайбышев, Радис Вәлиев, Рәмил Гәрәев, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре Радик Габбасов, Альфрит Дәүләтшин, Рөстәм Сухов, Илдар Гыйләҗев, Руслан Сәгъдиев, Ильяс Ишморатов бердәм көч белән боздан күркәм шәһәрчек булдырды. Егетләр шул ук вакытта тау, лабиринт, фигуралар ясау һәм шәһәрчекне уратып алу өчен буадан боз кисәкләре китерү белән бергә биредә дә җиң сызганып эшләргә дә өлгерәләр. Кыскасы, мәйдан тиз арала әкияти төс алсын, ә Яңа ел күңелле үтсен өчен барысы да җиң сызганып тырыша.

“Һава шартларына карамастан, күмәк көч белән биредә бик матур шәһәрчек булдырылды. Бүгенге көндә инде чыршыны бизәү эшләре белән мәшгульбез. Әлеге боз шәһәрчеген булдыруга күп тырышлык салган һәммәсенә дә зур рәхмәт белдерәбез. Боздан күз явын алырдай искиткеч фигуралар район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны сөендереп торыр һәм бәйрәм көннәрендә һәммәсенә дә әкият дөньясын булдырып, шатлык һәм бәйрәм кәефе бүләк итәр. Биредә балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачар, дип ышанабыз”, – диде Илгиз Ирек улы Сәлахов эш барышы белән таныштырып.

Яңа ел шәһәрчеге төзелде
Яңа ел шәһәрчеге төзелде
Яңа ел шәһәрчеге төзелде
Яңа ел шәһәрчеге төзелде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: