+17 °С
Болытлы
Аның яхшылыгын,ярдәмен олысы-кечесе бүген дә йөрәгендә йөртә торгандыр. Аның көчле рухлы яхшы җитәкче,оештыручы булганын барыбыз да белә. Чакмагыш гимназиясендә Ратмир Фоат улы Камилҗановның вафат булуына бер ел тулган көннәрдә үзе җитәкләгән белем йортында аның якты истәлегенә хөрмәт йөзеннән мәрмәр тактаташ ачылды. Бу чарага район хакимияте, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, дуслары,хезмәттәшләре,якыннары җыелган иде. Хәзер гимназиягә килүчеләрне ул тактаташтагы сурәттә мөлаем елмаеп сәламләп һәм изге фатихалар биреп каршылап торыр.