ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 декабрь 2021, 16:35

Яңа ел алдыннан – гәзитебездән бүләкләр

2022 елга матбугат басмаларына язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы гына көннәр калды. Яңа елдан соң да гыйнвар аеның тәүге атнасыннан ук гәзит-журналларның йортыгызга килүен теләсәгез, 24 декабрьгә кадәр аларга язылып куярга ашыгыгыз дип исегезгә төшерәбез.

Яңа ел алдыннан – гәзитебездән бүләкләр
Яңа ел алдыннан – гәзитебездән бүләкләр

2022 елга матбугат басмаларына  язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы гына көннәр калды. Яңа елдан соң да  гыйнвар аеның тәүге атнасыннан ук гәзит-журналларның йортыгызга килүен теләсәгез, 24 декабрьгә кадәр аларга язылып куярга ашыгыгыз дип исегезгә төшерәбез.

Даими гәзит укучыларыбыз хәбәрдар инде – редакцияләрдә һәм почта бүлекчәләрендә район, республикада нәшер ителгән матбугат басмаларына язылучы әбүнәчеләр арасында бүләкләр отышлары оештырыла Алдан хәбәр итүебезчә, безнең мәгълүмәт үзәгендә дөнья күргән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә алты айга яки тоташ бер елга почта бүлекчәләрендә, почтальоннарында язылу турындагы квитанция күчермәсен редакциягә хезмәткәрләренә тапшырган очракта алар бүләкләр отышында катнаша. Редакция килеп язылган гәзит укучыларыбыз бу отышка автоматик рәвештә кертелә, чөнки квитанцияләренең бер өлеше бездә кала.

Без үткән атнаның ахырында, 17 декабрьдә, чираттагы бүләкләр отышын үткәрдек. Бу юлы квитанция күчермәләре аеруча күп булды – димәк, гәзит укучыларыбыз без кабат-кабат искәрткәннәргә җитди карап, ташламалы хаклар белән гәзитебезгә язылырга ашыккан дип сөендек. 200дән артык әбүнәчеләребез арасында бүләк ияләре кемнәр булачагын басмабызны озак еллар дәвамында алдырып укып барган хөрмәтле өлкәннәребезнең берсе, Югары Аташ авылында яшәүче хаклы ялдагы  мәгариф ветераны Ира Нуретдин кызы Исаева билгеләде. Бүләкләр түбәндәгечә бүленде. Табынны ямьләү өчен тәгаенләнгән салат савыты (сервировкалау вазасы) район үзәгенең Яшьләр урамындагы 70нче йортның 2нче фатиры хуҗабикәсе Р.Исмәгыйлева һәм Урожай урамының 35нче санлы йорт адресы буенча гомер итүче Р.Миһрановага гәзитебезгә өстәмә бүләк булып бара. Салат савытлары җыелмасына исә Чакмагышның Пионер урамындагы 33нче санлы йортта гомер итүче М.В.Иванова белән Көнбатыш урамындагы 51нче йортта яшәүче Х.Дәүләтов ия була. Игенче авылының шул ук исемдәге 46нчы йорт адресы хуҗасы И.М.Дәүләтшин гаилә әгъзаларына менә дигән Яңа ел бүләге  – чәй чынаяклары сервизы белән сөендерәчәк. Юка юрган исә Каразирек авылының Тынычлык урамындагы 6нчы йортында гомер иткән даими гәзит укучыбыз Р.Нәбиевага истә калырлык бәйрәм алды бүләге булыр, дип ышанабыз. Янә бер урын-җир кирәк-ярагы – япма-простыня Чакмагышның Гагарин урамындагы 5а санлы йортның 14нче фатирында яшәүче Р.Зәйнетдиновка, ә тастымал Иске Калмаш авылының Пушкин урамындагы 15нче йортта яшәүче Н.Макуловага тәгаенләнгән приз булып чыкты. Биш әбүнәчебез – район үзәгенең Пионер урамындагы 53нче йорт, 1нче фатир адресы буенча тутырылган квитанция иясе Ю.Вәлиева, Трактор урамындагы 177а санлы йорт хуҗабикәсе С. Әгъзамова, Г.Рамазанов урамында урнашкан 12нче йорт адресы хуҗасы А.Йосыпов, Иске Калмаш авылындагы Октябрь урамы, 3нче санлы йорт адресы буенча гомер итүче М.Гыйззәтуллин, Аблай авылының Ә.Вәли урамындагы 39нчы йорт хуҗабикәсе Г.Табишева өлешенә татлы күчтәнәч – өчешәр килограмм шикәр комы тәгенләнгән булып чыкты.

Аларның бүләкләрне алырга килгәндә паспорт, ИНН һәм страховкалау таныклыкларын да алып килергә онытмауларын үтенәбез. 

Әлегә редакциябездә нәшер ителгән басмаларыбызга язылып өлгермәгән райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, сез дә отышта уңыш үзегезне ни дәрәҗәдә үз иткәнен сынап карарга ашыгыгыз, дибез. Киләсе елга “Игенче” гәзите белән дуслыгын алты айдан да ким булмаган вакытка озайткан әбүнәчеләребез арасында нибары бер генә бүләкләр отышын үткәрәсебез калды. Гәзитле дә, бүләкле дә булырга теләсәгез, басмаларыбызга язылырга ашыгыгыз, дип исегезгә төшерәбез.

Автор:Мөхәрририят
Читайте нас: