ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2021, 14:55

Киләсе елда да программада катнашу өчен

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Киләсе елда да программада катнашу өчен
Киләсе елда да программада катнашу өчен

Район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга багышланган тәүге әзерлек җыелышлары үтә башлады. Берничә ел дәвамында әлеге программа нигезендә авыллардагы социаль объектларны төзекләндерү, аларның йөзен үзгәртү-яңарту буенча көнүзәк проблемалар хәл ителеп, уңай чишелеш таба. Әлеге вакытта райондашлар киләсе елда төзекләндереләчәк объектларны билгели. Шушы максатта оештырылган тәүге җыелышлар биш торак пунктта үткәрелде. Район үзәгендә яшәүчеләр Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә илтүче юл буенда тротуар төзү яклы булуларын белдерде. Агымдагы елда анда яктырткыч лампалар урнаштырылды. Авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә киләсе елда төзекләндерергә дип билгеләнгән проектлар конкурсның республика этабын уңышлы үтеп, тормышка ашырылыр һәм туган ягыбыз тагын да төзегрәк һәм кешеләр өчен уңайлырак булып яңарыр, дип ышанабыз.

Автор:
Читайте нас: