ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 декабрь 2021, 15:10

Йөрәк хисләрен ихлас уртаклашып

Бөтендөнья инвалидлар көнендә безнең Рәҗәп авылында урнашкан Бакалы психоневрология интернаты филиалы – инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны стационар шартларда хезмәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды.

Йөрәк хисләрен ихлас уртаклашып
Йөрәк хисләрен ихлас уртаклашып

Бөтендөнья инвалидлар көнендә безнең Рәҗәп авылында урнашкан Бакалы психоневрология интернаты филиалы – инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны стационар шартларда хезмәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды. Иртәнге аш янында “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, шәхси эшкуарлар И.Локманов һәм И.Әхмәтгәрәевның хәстәрлеге белән әзерләнгән мул сыйлар аларның күңелен күтәреп җибәрсә, артабан район мәдәният йорты һәм урындагы һәвәскәр сәхнә осталары берлектә әзерләгән “Мөмкинлекләрнең чиге юк” дигән баш астында җырлы-биюле тамашага җәлеп ителделәр. Өлкәннәребезгә бигрәк тә район мәдәният йортыннан Гүзәл Табишева, Ревинер Гобәев, Альберт Арыслановның җырлары, Раджеш Зәйнет- диновның аерым, “Асыльяр” ансамбле әгъзаларының күмәк биюләре, үзебезнең һәвәскәрләр Альмира Әлмиева, Рузилә Нәфыйкова, Альбина Имаеваның моңлы җырлары хуш килде. Язмыш сынауларына дучар тәр- бияләнүчеләребезгә юмарт рәвештә ихлас мөгамәлә күрсәткән барлык изге йөрәкле якташларыбыз – иганәче дусларыбыз һәм мәдәният хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдереп, артабан да уңышлы эшчәнлек телибез.

Йөрәк хисләрен ихлас уртаклашып
Йөрәк хисләрен ихлас уртаклашып
Йөрәк хисләрен ихлас уртаклашып
Йөрәк хисләрен ихлас уртаклашып
Автор:Гөлназ Гыймаева, “Игенче”нең штаттан тыш хәбәрчесе.
Читайте нас: