ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 декабрь 2021, 09:25

Имин булмаган гаиләләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү максатында

Имин булмаган, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балигъ булмаган сабыйларның яшәү, тәрбияләнү, медицина белән тәэмин ителү шартларын комплекслы тикшерү, гражданнар арасында җинаятьчелекне һәм социаль калыпка сыймаган яшәү рәвешен профилактикалау, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатларында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыл биләмәләрендәге имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе эшчәнлеген көчәйтеп җибәрде. Әлеге комиссия рейдлары алдан төзелгән график буенча Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә башланды.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, опека һәм попечительлек секторы мөдире Эльмира Бәдретдинова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлнара Бакиева, “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Ильвера Шәймөхәммәтова, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, “Газпром газораспределение – Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы хезмәткәрләре Илгиз Зыязов, Нияз Әюпов, Тозлыкуш урта мәктәбе директоры Физәлия Баһманова, полициянең участок уполномоченные Руслан Фәсхетдинов, яшьләр эшләре буенча белгеч Резеда Маннанова, һәр авыл фельдшерлары Зилә Камалетдинова, Галия Латыйпова, Миләүшә Гәрәева, Зөһрә Сәрвәрова, МЧС хезмәткәрләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Эшчәнлек дәвамында комиссия әгзалары Каразирек, Каргалы, Сыйрышбаш, Тозлыкуш авылларында алда санап үтелгән категорияләргә караган 10 гаиләгә керделәр. Күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларның, нигездә спиртлы эчемлекләр кулланган яки ниндидер сәбәпләр буенча авыр тормыш хәлендә калган, балаларына тиешле игътибар бирмәгән гаиләләрнең тормышы, кышкы чорга әзерлеге тикшерелде. Аның максаты – ата-аналарны начар гадәтләрен ташларга һәм балалары өчен хәвефсез шартлар тудырырга мәҗбүр итү.

Комиссия составында булган хезмәткәрләр үз вәкаләтләрендә булган җитешсезлекләрне исәпкә алып, аларны хәл итәргә ярдәм итте. Электр җиһазларын ничек дөрес файдаланырга кирәклеге аңлатылды, янгын чыгу

турында хәбәр бирә торган җайланмалар, газ һәм электр челтәрләре, мичләр һәм төтен чыгару корылмалары тикшерелде, йортлардагы газ плиталары һәм корылмалары хәвефсезлек ягыннан каралды, булган җитешсезлекләрне бетерү өчен хуҗаларга вакыт бирелде. Хәвеф төркемендә торган гаиләләрне тикшерү вакытында аеруча зур игътибар балаларга юнәлтелде. Опека бүлеге белгечләре тарафыннан алар өчен тудырылган шартлар, йортта азык-төлек, кием, кирәк-яраклар булуы да комиссия әгъзаларының игътибарыннан читтә калмады.

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: